Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2026, 17:03

1 майда «Черек күл» паркында Җәйге йорт ачылачак

Кунаклар өчен махсус программа әзерләнгән: мастер-класслар, иҗади очрашулар, өстәл теннисы буенча турнир һәм диджейларның чыгышлары

Марат Мөгыйнов фотосы

Бәйрәм көнендә, 1 майда, «Черек күл» паркында Җәйге йорт ачылачак. Бу көнне шәһәр халкы өчен мастер-класслар, китап укырга яратучылар клубы очрашуы, өстәл теннисы буенча турнир һәм винил диск уйнатучы диджейларның чыгышлары астында биюләр оештырыла.

12:00 сәгатьтә Җәйге йортның беренче катында милли бизәнү әйберләре маркасына нигез салучы Асель Бекеева әзерләгән «Үткән заман эзләреннән хәзерге бизәнү әйберләренә кадәр: чыганаклар белән эшләү» дигән ачык очрашу узачак.

13:00 тән 14:30 га кадәр террасада хушбуй ясау буенча мастер-класс узачак, ә 13:00 тән 15:00 кә кадәр күлгә төшү юлында диңгез төеннәрен бәйләү буенча мастер-класс оештырылачак.

14:00 тә беренче катта китап укырга яратучылар клубы җыены башлана, анда катнашучылар Пьер Мак Орланның «Маҗарачының кыскача кулланмасы»  әсәрен укыячаклар һәм фикер алышачаклар.

15:00 тән 18:00 гә кадәр Җәйге йорт һәм «Сырханә» арасындагы зонада өстәл теннисы буенча турнир һәм винил диск уйнатучы диджейларның чыгышларын оештыралар.

Чараларда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

Җәйге йорт эш көннәрендә 12:00 дән 21:00 гә кадәр, ә ял көннәрендә 10:00 нан 21:00 гә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Барлык вакыйгалар