Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Административ-техник инспекция идарәсе

Документлар


  • Файдалы мәгълүмат
  • Террорчылыкка каршы көрәш турында
    • Нәрсә ул террорчылык?
      • Нәрсә ул террорчылык? Безнең илдә аңа рухландыручылар һәм аны оештыручылар нәрсәгә ирешергә тели? «Террорчылыкка каршы көрәш турында»гы Россия Федерациясе Федераль законы нигезендә террорчылык ул – көчләү идеологиясе һәм халыкны куркытуга һәм (яки) хокукка каршы килә торган башка көчләү рәвешләренә бәйле дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары яисә халыкара оешмалар тарафыннан карар кабул итүгә йогынты ясау тәҗрибәсе.
      • Террорчылыкка каршы көрәш – дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының террорчылыкны кисәтү, шул исәптән террорчылык актларын кылуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм алга таба бетерү (террорчылыкны кисәтү); террорчылык актларын ачыклау, кисәтү, чикләү, ачу һәм тикшерү (террорчылыкны кисәтү); террорчылык күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) юкка чыгару эшчәнлеге.
      • Безнең илдә террорчылар дәүләт хакимиятенең абруен төшерергә һәм аны җимерергә, күпмилләтле халыкны таркатырга, кешеләрне күрә алмау идеологиясен тагарга, көчләү һәм законсызлык хакимиятен расларга омтыла. Дәрәҗәле һәм изге максатлар дигән булып, алар оятсыз рәвештә бер гаебе булмаган кешеләрне дә авыртуга һәм газапларга дучар итә. Халык арасында үзләренә теләктәшлек таба алмыйча, алар чынлыкта инде күптәннән халыкара террорчылык структураларының ялланган хезмәткәрләренә әверелделәр.
      • Террорчылык, физик көч куллану һәм әхлакый-рухи яктан куркыту юлы белән сәяси көрәштә максатларга ирешү ысулы буларак, кешелек цивилизациясе барлыкка килгән чорлардан бирле билгеле. Ләкин бүгенге көндә террорчылык хәзерге заманның иң куркыныч, глобаль проблемаларының берсенә әверелде, барлык дөньякүләм җәмгыятьнең иминлегенә җитди куркыныч тудыра. Кызганыч, Россия – аның тагын да агрессиврак күренешләренә тарыган илләр арасында.
      • Соңгы елларда безнең илдә террорчылыкны кисәтү һәм аңа каршы торуның нәтиҗәле гомумдәүләт системасын оештыруда нәтиҗәле чаралар кабул ителде. Төньяк Кавказ төбәгендә яшерен бандитлык позициясен шактый зәгыйфьләндерүгә ирешелде. Ләкин хәзерге террорчылык гадәти булмаган чыдамлылыгы белән аерылып тора. Ул тиз арада үзгәргән хәлләргә яраклаша, мәкерлелек, үткен рәхимсезлек, кабахәтлек һәм мөнафикълык күренешләрендә камилләшә бара. Террорчылыкка каршы көрәштә дөньяда һәм илебездә гамәлгә ашырылган тәҗрибә, әлеге явызлыкка каршы торуда уңышка ирешү өчен барлык җәмгыятьнең дә әлеге эштә катнашуы мөһим, ди. Террорчылык актларын кисәтү өчен хокук саклау органнары тарафыннан күрелә торган куркынычсызлык чараларын аңлау, аларга ышану һәм һәрьяклап теләктәшлек күрсәтү таләп ителә.
      • Һәр гражданин террорчылыкка каршы белемле, үзенең шәхси һәм җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү күнекмәләренә ия булырга тиеш. Илкүләм террорчылыкка каршы комитет аппараты белгечләре тарафыннан террорчылыкка каршы куркынычсызлык проблемалары өлкәсендә бер төрлерәк булган, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре, гади гражданнар тарафыннан хокук саклау органнары, җирле хакимият һәм җирле үзидарә органнарына бирелә торган сорауларга җаваплар әзерләнгән һәм әлеге брошюрада урнаштырылган.
    • Террорчылык акты янаган очракта, гражданнарга эш итү тәртибе буенча гомуми киңәшләр
      • Шикле кешеләргә, предметларга, шикле тоелган теләсә нинди вак-төякләргә игътибар итегез, шикле тоелган һәр нәрсә турында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Таныш булмаган кешеләрдән беркайчан да пакетлар һәм сумкалар алмагыз, багажыгызны игътибарсыз калдырмагыз. Гадәттән тыш хәлләрдә гаиләнең эш кылу планы, барлык гаилә әгъзаларының телефон номерлары, электрон почта адреслары булырга тиеш. Гадәттән тыш хәл килеп туса, гаилә әгъзаларыгыз белән очрашу мөмкинлеге булган урынны билгеләргә кирәк.
      • Эвакуация үткәрелгән очракта, иң беренче чиратта кирәкле предметларны һәм документларны үзегез белән алыгыз.
      • Һәрвакытта да бинадан чыгуның резерв юллары турында белешеп торыгыз.
      • Йортта подвал һәм чарлакларга керү юлларын ныгытырга һәм ябып куярга, домофон урнаштырырга, баскычларны һәм коридорларны комачаулый торган әйберләрдән арындырырга кирәк.
      • Йортыгызда яшәүчеләр арасында кизү торулар оештырырга кирәк, кизү торучы кешеләр бина тирәли әйләнеп, барысы да тәртиптәме-юкмы, шуны күзәтергә, таныш булмаган затлар һәм автомобильләр булуына, капчыклар һәм тартмалар бушату очракларына аерым игътибар бирергә тиеш.
      • Шартлау булса, янгын чыкса, җир тетрәсә – лифттан файдаланмагыз.
      • Нәрсә генә булса да, паникага бирелмәскә тырышыгыз.
    • Шартлаткыч җайланмага охшаган, шикле әйбер табылса
      • Соңгы вакытта гражданнар тарафыннан шартлаткыч җайланмаларга охшаш, шикле предметларны табу очраклары еш күзәтелә. Мондый предметларга транспортта, баскычларда, фатирга керә торган ишекләр янында, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында тап булалар. Шундый әйберләргә тап булганда үзеңне ни рәвешле тотарга? Нәрсә эшләргә?
      • Әгәр сез, табылган предмет бу урында булырга тиеш түгел, дип уйлыйсыз икән, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз.
      • Җәмәгать транспортында кем дә булса онытып калдырган яисә хуҗасыз әйбергә тап булсагыз, янәшәдә булган кешеләрне сораштырыгыз. Әйбернең кемнеке булуын һәм аны кемнең калдырып китә алуын ачыкларга тырышыгыз. Хуҗасы табылмаса, бу хакта кичекмәстән машина йөртүчегә хәбәр итегез.
      • Үз өегезнең подъездында билгеле булмаган предметка юлыксагыз, күршеләрегезне сораштырыгыз, бәлки, бу әйбер – аларныкыдыр. Әйбернең хуҗасы табылмаса, табылган әйбер турында кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итегез.
      • Әгәр дә сез учреждениедә билгеле булмаган предметка юлыксагыз, бу хакта кичекмәстән администрациягә яки сак бүлегенә хәбәр итегез.
      • Санап үтелгән барлык очракларда:
      • табылган предметка орынмагыз, урыныннан кузгатмагыз, ачмагыз;
      • предметка тап булу вакытын истә калдырыгыз;
      • табылган әйбердән кешеләр мөмкин кадәр ераграк торсын өчен, хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тырышыгыз;
      • оператив-тикшерү төркеме килеп җитүен көтеп торыгыз (истә тотыгыз, сез – бик тә әһәмиятле шаһит).
      • Исегездә тотыгыз: предметның тышкы ягы аның нәрсә өчен билгеләнгән булуы турында берни дә аңлатмаска мөмкин. Шартлаткыч җайланмаларны яшерү өчен иң гадәти көнкүреш әйберләре: сумкалар, пакетлар, тартмалар, уенчыклар һ.б. кулланыла.
      • Ата-аналар! Балаларыгызның гомере һәм сәламәтлеге өчен Сез җаваплы! Урамда яки подъездда табылган теләсә нинди әйбернең куркыныч тудыруы турында балаларга аңлатыгыз.
      • Шартлаткыч җайланмаларга охшаш яки шикле тоелган әйберләргә юлыккан очракта, үзлектән генә бернәрсә дә эшләмәгез, бу шартлау, күпсанлы корбаннар һәм җимерелү белән тәмамланырга мөмкин.
    • Эвакуация турында мәгълүмат алу
      • Шартлаткыч җайланма ачыкланганда һәм террорчылык акты нәтиҗәләрен бетергәндә генә түгел, ә янгын, стихияле бәла-каза вакытында да эвакуация турында хәбәр ителергә мөмкин.
      • Хакимият яки хокук саклау органнары вәкилләреннән эвакуация башлануы турында хәбәр алу белән, тыныч булыгыз һәм аларның командаларын төгәл үтәгез.
      • Әгәр фатирда булсагыз, түбәндәге гамәлләрне башкарыгыз:
      • шәхси документларыгызны, акча, кыйммәтләрегезне алыгыз;
      • электр энергиясен, су һәм газны сүндереп куегыз;
      • өлкәннәрне һәм каты авырый торган кешеләрне эвакуацияләүдә ярдәм күрсәтегез;
      • керә торган ишекне йозакка бикләп куегыз – фатирыгызны мародерлардан сакларга ярдәм итәр.
      • Паникага бирелмәгез, гаугаланмагыз һәм ашкынмагыз. Торган урыныгыздан оешкан төстә чыгып китегез.
      • Җаваплы затлар рөхсәт иткәч кенә ташлап киткән урыныгызга кире әйләнеп кайтыгыз.
      • Исегездә тотыгыз, килештереп һәм төгәл башкарган гамәлләрегез күп кенә кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен мөһим булып тора.
    • Халык арасында үз-үзеңне тоту
      • Кешеләр күпләп туплана торган урыннарга бармаска тырышыгыз. 
      • Кызыксыну дәрәҗәсе югары булса да, кешеләр өеренә кушылмагыз. 
      • Әгәр кешеләр өере арасында калсагыз, аннан чыгарга тырышыгыз. 
      • Тирән итеп сулыш алыгыз һәм терсәк турысында бөгелгән кулларыгызны як-якка турайтып җибәрегез, күкрәк читлеге кысылып тормасын.
      • Биек һәм эре сөякле кешеләрдән, зур предметлар һәм сумкалар тоткан кешеләрдән ераграк торырга тырышыгыз.
      • Теләсә нинди ысуллар белән аякта басып калырга тырышыгыз.
      • Кулларыгызны кесәләрдә тотмагыз.
      • Барган чакта аякларыгызны мөмкин кадәр югарырак күтәреп атлагыз, аякны тулы табанга куегыз, бөкләмәгез, аяк очларына күтәрелмәгез.
      • Халык арасында кысылып калу күренеше хәтәргә әйләнә башласа, берни дә уйлап тормыйча, кичекмәстән, теләсә нинди авыр әйберләрне, барыннан элек озын каешлы сумкаларны һәм шарфларны салып атыгыз.
      • Әгәр нәрсәгез дә булса төшеп китсә, аны алам диеп бөгелмәгез.
      • Егылган очракта, мөмкин кадәр тизрәк торып басарга тырышыгыз. Шул ук вакытта кулларыгызга таянмагыз (аларны таптап яки сындырып китәргә мөмкиннәр). Бер мизгелгә генә булса да табанчага яки аяк очына басарга тырышыгыз. Терәк табып, аяклар белән җирдән кисәк этенеп, торып басыгыз!
      • Аякка торып басуы мөмкин булмаса, йомгак сыман бөгәрләнегез, җилкәләрегез белән башыгызны саклагыз, кулларыгыз белән баш артын каплагыз.
      • Кешеләр белән тулы бинага килеп эләккәч, алдан ук, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, иң куркыныч урыннарның кайда булуын (стадионда секторлар арасы, пыяла ишекләр һәм концерт залларындагы бүлгеләр һ.б.) билгеләп куегыз, запас һәм авария вакытында чыга торган ишекләргә игътибар итегез, уегыз белән шул ишекләргә юл алыгыз.
      • Зал почмакларында яки стенага якын торган урыннарда халык өереннән яшеренүе җиңелрәк, ләкин аннан чыгу юлына баруы авыррак булачак.
      • Паника барлыкка килгән очракта, тыныч булырга һәм хәлгә аек бәя бирергә тырышыгыз.
      • «Кызык өчен» митингка чыгучыларга кушылмагыз. Иң әүвәл митингның рөхсәт ителгәнме-юкмы икәнлеген, чыгыш ясаучы кешеләрнең нәрсәгә өндәве хакында белешегез.
      • Теркәлмәгән оешмаларга кермәгез. Мондый оешмаларның чараларында катнашу җинаять җаваплылыгына тартылу белән тәмамланырга мөмкин.
      • Массакүләм тәртипсезлекләр вакытында катнашучылар һәм тамашачылар арасына эләкмәскә тырышыгыз. Махсус бүлекчә көрәшчеләренең кул астына эләгүегез бар.
    • Әсирлеккә төшү
      • Билгеле бер шартларда теләсә кем җинаятьчеләрнең әсиренә әверелергә мөмкин. Шул ук вакытта җинаятьчеләр сәяси максатларга ирешү, акчага сатып җибәрү кебек таләпләр белдерергә мөмкин.
      • Һәр очракта да сезнең гомерегез террорчы өчен сатулашу предметына әверелә. Әсир итеп алыну транспортта, урамда, фатирда да булырга мөмкин.
      • Әгәр сезне әсир итеп алсалар, үз-үзеңне тоту буенча түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итәбез:
      • көтелмәгән хәрәкәт яисә тавыш террорчы ягыннан кырыс гамәлләргә китерергә мөмкин. Террорчыларга корал алып, кешеләрне корбан итәрлек гамәлләргә сәбәпче булырлык эшләргә юл куймагыз;
      • террорчыларның күзләрне бәйләп, авызны томалап, кулга богаулар тагып яки җеп белән бәйләп кую алымнары кулланылуына әзер торыгыз;
      • әйберләрегезне алсалар, мыскыл итсәләр, күңелегезгә якын алмыйча уздырып җибәрегез, җинаятьчеләрнең күзләренә карамагыз (кызу канлы кеше өчен бу агрессиягә сигнал булып тора), үзегезне аларның ачуын китерерлек итеп тотмагыз;
      • каршылык күрсәтмәгез, бандитны коралсыз калдырырга тырышып яки ишеккә яисә тәрәзәгә таба барырга омтылып, кирәкмәгән урында батыр булырга тырышмагыз;
      • сезне әсир итеп алып, бинадан чыгарга мәҗбүр итсәләр, каршылык күрсәтмәгез;
      • яныгызда балалар булса, алар өчен ышанычлы урын табыгыз, очраклы пулялардан аларны сакларга, мөмкин булганча алар янында булырга тырышыгыз;
      • кирәк булса, җинаятьчеләрнең таләпләрен үтәгез, аларга каршы килмәгез, тирә-юньдәгеләрнең һәм үзегезнең гомерегезне куркыныч астына куймагыз, шашыну һәм паникаларга юл куймаска тырышыгыз;
      • медицина ярдәме кирәк булса, тыныч һәм кыскача, бандитларның ачуын китермәслек итеп сөйләгез, рөхсәт алмыйча берни дә эшләмәгез. Игътибарлы булыгыз, җинаятьчеләрнең билгеләрен, битләрендәге аерып тора торган билгеләрен, исемнәрен, кушаматларын, ихтимал җәрәхәтләрен һәм татуировкаларын, сөйләм үзенчәлекләрен һәм үз-үзен тоту рәвешләрен, сөйләшүләренең тематикасын һ.б. истә калдырырга тырышыгыз.
      • Исегездә тотыгыз, сезнең әсирлеккә алынуыгыз турында белү белән, махсус хезмәт оешмалары инде гамәл кыла башлый һәм сезне азат итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк. Сезне коткару буенча махсус хезмәт оешмалары тарафыннан чаралар күрелгән вакытта түбәндәге таләпләрне тайпылышсыз үтәгез:
      • идәнгә йөзтүбән карап ятыгыз, башыгызны кулларыгыз белән каплагыз һәм кымшанмагыз; бернинди очракта да махсус хезмәт оешмалары хезмәткәрләренә каршы яисә алардан читкә йөгермәгез, чөнки алар сезне җинаятьче дип уйларга мөмкин;
      • мөмкинлек булса, ишек-тәрәзә уемнарыннан ераграк торыгыз. Әгәр Сезне әсир итеп алганнар икән, истә тотыгыз, Сезнең үз-үзегезне ни рәвешле тотуыгыз Сезгә карата ничек эш итүләренә йогынты ясарга мөмкин.
      • Тыныч булыгыз һәм үзегезне кулда тотыгыз. Нәрсә булганлыгын ачыклагыз. Каршылык күрсәтү яисә буйсыну турында кабул ителгән карар үлчәнгән булырга тиеш. Каршылык күрсәтмәгез. Тагын да катырак рәхимсезләнергә мөмкиннәр. Уяу булыгыз! Тавышларга, хәрәкәтләргә һ.б. игътибар итегез.
      • Акыл күнекмәләре ясагыз. «Спартан»нарча яшәү рәвешенә: адекват булмаган ризыкларга һәм яшәү шартларына; адекват булмаган бәдрәф шартларына әзер булып торыгыз.
      • Мөмкинлек булган очракта, шәхси гигиена таләпләрен һичшиксез үтәргә тырышыгыз. Сәламәтлек буенча проблемалар булган очракта, кирәкле даруларыгызны үзегез белән алу-алмавыгызда инаныгыз, сәламәтлеккә бәйле проблемаларыгыз турында сакчыларга хәбәр итегез, кирәк булса, медицина ярдәме күрсәтү яки дарулар бирү турында үтенегез. Сездә нинди дә булса документлар, телефон номерлары һ.б. булуы турында аңлатмалар бирергә әзер булып торыгыз.
      • Зиһенегез чуалуга юл куймагыз. Мөмкин булган (акыл, физик) күнегүләр программасын эшләгез. Даими рәвештә хәтер күнекмәләре ясагыз: тарихи даталарны, таныш кешеләрнең фамилияләрен, телефон номерларын һ.б. искә төшерегез. Көчегезгә һәм бүлмә мөмкинлекләренә карап, физик күнегүләр ясагыз.
      • Сакчылардан укырга, язарга, шәхси гигиена чараларыннан файдаланырга ярыймы дип сорагыз. Телефон аша туганнарыгыз белән сөйләшергә мөмкинлек бирсәләр, үз-үзегезне кулда тотыгыз, еламагыз, кычкырмагыз, кыскача һәм асылы буенча гына сөйләгез. Сакчылар белән элемтә урнаштырып карагыз. Сез дә кеше бит, дип аңлатыгыз. Гаилә әгъзаларыгызның фотоларын күрсәтегез. Аларны алдарга тырышмагыз.
      • Әгәр сакчылар аралашырга теләмәсә, үз-үзегез белән сөйләшегез, артык тавыш күтәрмичә шигырь сөйләгез яки җырлагыз. Шырпы, таш яки стенага сызыклар сызу ярдәмендә вакыт аралыгын, көннәрне санап барырга тырышыгыз. Нинди дә булса бүлмәдә бикләнеп калсагыз, кемнең дә булса игътибарын җәлеп итәргә тырышыгыз. Моның өчен тәрәзә пыяласын ватыгыз һәм ярдәмгә чакырыгыз, шырпы булса, кәгазьгә ут төртеп янгын датчигына таба китерегез һ.б. Әлеге хәлнең хәерле тәмамланачагына беркайчан да өмет җуймагыз. Исегездә тотыгыз, вакыт күбрәк узган саен, сезне коткару мөмкинлеге шулкадәр күбрәк.
    • Авиатранспорттан файдалану
      • Самолетка утырганда, мөмкин кадәр тәрәзәгә якынрак, самолетның койрык өлешендә урнашырга тырышыгыз.
      • Теркәлү узу вакытын минимумга кадәр кыскартыгыз.
      • Нинди дә булса ышыграк урыннарга һәм чыгу юлына якынрак урнашыгыз.
      • Күршедәге пассажирларны өйрәнегез, аларның үз-үзләрен тотышына игътибар итегез. 
      • Самолетны камап алсалар, гаилә әгъзаларыгыз белән ни рәвешле эш итәргә кирәклеге турында сөйләшегез.
      • Аэропортта куркынычсызлык зонасына карамаган сәүдә нокталарына һәм туклану пунктларына бармаска тырышыгыз.
      • Хуҗасы булмаган багаж яки шикле гамәлләр турында шунда ук самолет экипажына яки куркынычсызлык зонасы хезмәткәрләренә хәбәр итегез.
      • Аэропортка һөҗүм итә калсалар: 
      • мөмкин булган теләсә нинди ышыклану урыныннан файдаланыгыз; 
      • пычракка булса да егылыгыз, йөгермәгез;
      • башыгызны каплагыз һәм һөҗүм ягыннан борылыгыз;
      • үз гамәлләрегезнең нәтиҗәле булачагына тулысынча ышанычыгыз булмаса, куркынычсызлык көчләренә ярдәм итмәгез;
    • Самолетка террорчылар һөҗүм итсә
      • Һөҗүмнең мөмкин булган күренешләрен һәм бу вакытта үз-үзеңне ни рәвешле тотып булуы турында күз алдына китерегез. Нәрсә генә булмасын, паникага бирелмәгез, сикереп тормагыз, утырган урыныгызда калыгыз. Террорчылар белән сүзгә килмәгез, аларны корал алырга мәҗбүр итмәгез, махсус әзерлегегез булмаса, террорчыларны коралсызландырырга тырышмагыз, күршеләрегезне дә бу гамәлләрдән тыеп калыгыз.
      • Террорчылардан сезгә әйтелергә мөмкин мыскыллау сүзләре белән килешегез.
      • Пассажирлар белән террорчыларның кайсы дингә яки милләткә каравы турында фикер алышмагыз.
      • Сезгә игътибар юнәлтергә мөмкин булган бар нәрсәне урап узарга тырышыгыз.
      • Пассажирлар арасында елый яки ыңгыраша торган сырхау кешеләр булса, ризасызлык белдермәгез, үзегезне тыныч тотыгыз. Теләсә нинди тискәре хис-кичерешләр болай да катлаулы хәлне тагын да начарайтырга мөмкин.
      • Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз.
      • Нәрсә генә булса да, экипаж әгъзалары өчен көрәшкә чыкмагыз. Сезнең тыкшынуыгыз хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин.
      • Пилотларның гамәлләренә беркайчан да ризасызлык белдермәгез. Экипаж – һәрвакыт хаклы. Борт буенча озата йөрүче затның боерыгы – пассажир өчен закон.
      • Террорчыларга ышанмагыз. Алар теләсә нәрсә сөйләргә мөмкин, ләкин алар үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта.
      • Үзегезне лаеклы тотыгыз. Үзегез турында гына түгел, башка пассажирлар турында да уйлагыз.
      • Әгәр берәр экипаж әгъзасының самолеттан чыгып китүен күрсәгез, башка пассажирлар игътибарын әлеге фактка җәлеп итмәгез. Экипаж гамәлләрен террорчылар күреп алырга мөмкин.
      • Кайбер билгеләр буенча алып барылган сөйләшүләрнең нәтиҗә бирмәвен аңлап алсагыз, самолетны азат итү буенча махсус операция башланачак вакытка мөмкин булганча әзер торыгыз.
      • Коткару операциясе турында карар кабул ителсә, террорчылар сезне тотып алмасын һәм тере калкан буларак куллана алмаслык торышны сайлагыз: идәнгә ятыгыз яки кресло артына качыгыз, башыгызны кулларыгыз белән каплагыз һәм күтәрелергә рөхсәт биргәнче шул хәлдә калыгыз.
      • Искәрмә: куркынычсызлык көчләре хәрәкәт итүче теләсә кемне террорчы дип кабул итәргә мөмкин.
      • Самолеттан мөмкин булганча тизрәк чыгарга тырышыгыз. Шәхси әйберләрегезне эзләп табу өчен туктап тормагыз.
      • Тикшерүчеләрнең сорауларына җавап бирергә туры киләчәгенә әзер торыгыз һәм булган хәлнең нечкәлекләре турында алдан ук истә тотыгыз. Ул әйберләр тикшерү өчен ярдәм булыр һәм вакытыгызны янга калдырырга булышыр.
    • Террорчылык актын кылу куркынычы янаганда эш итү тәртибе
      • Янәшәгездә булган хәлләрне һәрчак контрольдә тотыгыз, бигрәк тә транспорт, мәдәни-күңел ачу, спорт объектларында һәм сәүдә үзәкләрендә булганда.
      • Кем дә булса онытып калдырган әйберләр табылса, аларга кагылмыйча, бу хакта шоферга, объект, куркынычсызлык хезмәте, полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Шикле пакет, тартма, башка предмет эченә карарга тырышмагыз.
      • Ничек кенә кызыксындырса да, хуҗасыз әйберләрне алмагыз.
      • Аларда шартлаткыч җайланмалар (сыра банкаларында, кәрәзле телефоннарда һ.б.) яшереп куелырга мөмкин. Урамда җирдә яткан предметларга типмәгез.
      • Әгәр кинәт кенә куркынычсызлык һәм хокук саклау органнары көчләре активлаша башласа, кызыксынмагыз, икенче якка китегез, ләкин, сезне җинаятьче дип кабул итмәсеннәр өчен, йөгермәгез.
      • Шартлау булса яисә атыша башласалар, җиргә ятыгыз, иң яхшысы нинди дә булса ышык урынга (бордюр, сәүдә палаткасы, машина астына һ.б.). Иминлекне арттыру өчен башыгызны кулларыгыз белән каплагыз.
      • Очраклы гына әзерләнеп яткан теракт турында белеп алсагыз, бу хакта кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итегез.


Үзгәртү датасы: 25.12.2025