В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта Казанда дүрт медицина учреждениесендә капиталь ремонт дәвам итә: 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсендә, 18 нче шәһәр клиник хастаханәсендә, 2 нче хастаханәдә һәм сугыш ветераннары өчен госпитальдә.
Агымдагы елда 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсендә капиталь ремонт эшләрен төгәлләргә җыеналар. Хәзерге вакытта терапевтик, гинекологик, гематологик, пульмонологик һәм ЛОР бүлеге яңартылган. Хирургия һәм реанимация бүлекләрен төзекләндерү эшләре алып барыла.
2 нче клиник хастаханәдә кардиология, терапевтик һәм тернәкләндерү бүлекләренә капиталь ремонт ясалган. Хәзер кабул итү-диагностика бүлегенә, реанимация һәм кан тамырлары үзәге бүлекләрендә эшләр дәвам итә. Эшләрне 2025 елда тәмамларга планлаштыралар.
Сугыш ветераннары өчен госпитальдә 2 нче дәвалау корпусы капиталь ремонттан соң. Анда хирургия, реанимация, анестезиология, кан тамырлары үзәге, тернәкләндерү һәм терапия бүлегенең технологик җайланмалары яңартылды һәм җиһазландырылды. Хәзер консультация поликлиникасын һәм кабул итү бүлмәсен яңарталар. 2024-2025 елларда беренче дәвалау корпусына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Хәзерге вакытта 18 нче шәһәр үзәк клиник хастаханәсендә капиталь ремонт дәвам итә.
Ремонт 2023 елда башланган. Эшләрнең гомуми мәйданы — 11 853 кв.м. Бүгенгә хирургия, неврология гинекология һәм ЛОР бүлекләре ремонтланган. Капиталь ремонтны төгәлләүнең якынча вакыты — 2025 ел.
Быел шулай ук 18 нче шәһәр клиник хастаханәсенең заманча кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше дә старт ала, ул дәвалау алган пациентлар санын 70% ка арттырырга һәм табиблык ярдәменең яңа төрләрен кертергә мөмкинлек бирәчәк. 4,3 мең кв.м мәйданда планлы һәм ашыгыч ярдәм зоналары булган кабул итү бүлмәләре, реанимация, кан тамырлары үзәге, диагностика һәм операция бүлекләре урнашачак.