В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1 нче августтан 25 нче августка кадәр Казанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узачак. Быел уку елына әзерләнүдә Казанның меңнән артык беренче сыйныф укучысы ярдәм алачак. Алар – хәйрия ярдәменә мохтаҗ гаиләләрдәге балалар.
Бүләкләр җыелмаларына мәктәп портфельләре һәм канцелярия кирәк-яраклары керә. Аларны Казанның һәр районында тантаналы шартларда тапшырачаклар.
Мәсәлән, 18 нче августта Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан балаларны көтәләр. 23 нче августта «Чулпан» мәдәният үзәгендә Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче балалар өчен тантана узачак. 24 нче августта «Мәскәү» мәдәният үзәгендә бәйрәмгә Киров һәм Мәскәү районнары балаларын чакыралар. 25 нче августта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Совет районы балалары өчен бәйрәм концерты узачак.
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә. Мәктәп кирәк-яракларын сатып алу өчен акча ел саен хәйриячеләрнең ирекле иганәләре хисабына җыела. Республика башкаласында традицион рәвештә предприятиеләр һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары спонсорлар булып тора. Соңгы 5 елда гына да алар 8,5 меңгә якын балага уку елына әзерләнергә ярдәм иттеләр.