Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2021, 09:00

Казанда Казан Мэрының исемле стипендияләрен алуга конкурс башланды


Бүген Казанда Казан Мэрының югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм аспирантлары, интерннар, клиник ординаторлар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре, шулай ук сәләтле укучылар өчен исемле стипендияләрен алуга конкурс башланды. Быел һәр категориядә стипендия күләме 10 мең сумга арткан.

40 мең сумлык 16 стипендия аспирантларга, 30 мең сумлык 20 стипендия югары уку йортлары студентларына, 20 мең сумлык 2 стипендия көллият студентларына, 20 мең сумлык 45 стипендия укучылар өчен билгеләнгән. Быелдан башлап стипендиягә музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучыларыннан тыш, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр дә дәгъва итә ала.

Гаризалар 31-нче октябрьгә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы сайтында шәхси кабинетта кабул ителә. Конкурска йомгак ясау һәм стипендиатларны тантаналы бүләкләү декабрьдә узачак.

Студентларга һәм аспирантларга исемле стипендияләр бер уку елы өчен шәһәр хуҗалыгы, мәдәнияте, икътисады һәм социаль сферасы өлкәсендә практик әһәмияткә ия һәм шәһәрне төзекләндерү процессында тормышка ашыру мөмкинлеге булган фәнни эшләр конкурсы йомгаклары буенча бирелә. Проектларны яклау 2 этапта уза: читтән торып һәм эксперт комиссиясе әгъзалары алдында.

Узган ел конкурста җиңү яулаган эшләр шәһәрнең алдынгы югары уку йортлары һәм предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек нәтиҗәсендә шәһәрдә кулланыла. Шулай итеп, стипендиат Константин Липатниковның «Волоконно-оптические системы вибродиагностики технически сложных объектов» эше Казан приборлар төзү конструкторлык бюросында кулланылыш тапты, ә Казан дәүләт медицина университетыннан Алсу Сәйфиеваның Казан халкына медицина белемнәре нигезләрен «Эшлекле пациент» социаль-әһәмиятле проект аша аңлату эше шәһәрнең медицина учреждениеләрендә уңышлы тормышка ашырылды.

Быел конкурс 27-нче тапкыр үткәрелә.

Барлык пресс-релизлар