Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2023, 10:09

Казанда тугыз айда җәмәгать туклануы әйләнеше 29,3% ка арткан

Тугыз ай нәтиҗәләре буенча Казанда сәүдә күләме 7,4% ка арткан һәм чагыштырма бәяләрдә 223 млрд сум тәшкил иткән. Җәмәгать туклануы әйләнеше 13,7 млрд сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорына караганда 29,3% ка күбрәк. Түләүле хезмәтләр күләме 8,4% ка арткан һәм 93,5 млрд сум тәшкил иткән. Түләүле хезмәтләрнең төрләре 84,2% ка коммуналь хезмәтләрдән (44,2%), телекоммуникацион (21,5%), мәгариф (13,1%) һәм транспорт хезмәтләреннән (5,4%) тора. Казан буенча барлык товарларга һәм түләүле хезмәтләргә куллану бәяләренең чагыштырма индексы 104,4 % тәшкил итте.

Казан икътисадында кече предприятиеләр әйләнеше ярты ел йомгаклары буенча узган елгы дәрәҗәгә карата 4,3% ка арткан һәм 528,5 млрд сум тәшкил иткән.

Бүгенге көндә Казанда кече һәм урта эшмәкәрлекнең 80 506 субъекты теркәлгән. Кече һәм урта эшмәкәрлектән салым кертемнәре суммасы 6 млрд сум тәшкил итте – бу Казан бюджетына салым керемнәренең яртысы диярлек. Кече предприятиеләрдә эшләүчеләр саны 154 614 кешедән артык тәшкил итә – бу шәһәр халкының өчтән бере.

Ел башыннан Казанда үзмәшгуль гражданнар саны 24% ка арткан. 2023 елның 1 нче ноябренә барлыгы 101 285 кеше үзмәшгульләр буларак теркәлгән.

Барлык пресс-релизлар