Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2019, 08:04

Казанда декоратив агачлар утыртылды

2018 елда Горводзеленхоз хезмәткәрләре Казанда 5 мең агач һәм 26 меңгә якын куак утырттылар, 24 мең квадрат метр мәйданда чәчәк түтәлләре кордылар һәм дүрт меңгә якын гөл чүлмәкләре һәм кашполар элделәр. Паркларда һәм скверларда предприятие көче белән дүрт мең агачның корыган ботаклары киселде, 200 мең квадрат метр мәйданда газоннар ясалды һәм биш мең тоннага якын чүп чыгарылды. 

Исегезгә төшерәбез, Горводзеленхоз җаваплылык зонасында 379 гектар мәйдандагы 143 шәһәр паркына һәм скверга хезмәт күрсәтү, Вахитов һәм Идел Буе районнары тротуарларын һәм машина узу юлларын карап тоту, шәһәрнең су объектларында һәм Аккош күле шәһәр урманы территориясендә тәртип тәэмин итү. Шулай ук предприятие шәһәр һәйкәлләрен карап тоту һәм ремонтлау өчен җаваплы.

Соңгы өч елда предприятие үз акчалары хисабына 29 яңа махсус автомобиль сатып алган. Республика Президенты программасы ярдәмендә 15 КамАЗ ремонтланды. Бүген трестның машина паркында 200 берәмлек техника. Предприятиенең барлык техникасы контроль приборлары белән җиһазландырылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда утырту өчен шәһәрнең яшел фонын төзи торган зур агачлар гына сайлап алына. Моннан тыш, предприятие авария хәлендәге агачларны чәчәк ата торган декоратив агачларга алыштыруны да планлы рәвештә гамәлгә ашыра. Әйтик, Горводзеленхоз тарафыннан 1300 декоратив алмагач утыртылган.

Горводзеленхоз тарафыннан утыртылган үсемлекләренең 80%-ы үзләренең теплицаларында һәм Мирный торак массивында урнашкан предприятие питомнигында үстерелә. Бу каен, юкә, өрәңге, чыршы, туя, миләш, артыш, спирея, кабар агачы кебек үсентеләр. Башка тәэмин итүчеләрдан бары тик сирәк токымлы агачлар һәм куаклар гына сатып алына.

Хәзерге вакытта предприятие Казанда куелган, шәһәрлеләр тарафыннан яратып кабул ителгән 13 фигурага өстәп, 11 яңа күләмле чәчәк композициясен урнаштыру эшен тәмамлый. Аерым алганда, елга порты вокзалы бинасы каршында «Дөнья синең кулыңда» ак күгәрчен рәвешендәге фигура пәйда булачак, Казан Кремле диварлары астында йөрәкләр галереясы, ә «Әкият» театры янында – «Алиса могҗизалар илендә» әкияте мотивлары буенча матур композиция өстәләчәк.

2012 елда «Яшел рекорд» шәһәр программасы старт алганнан соң алты ел эчендә Горводзеленхоз 55 мең агач, 127 мең куак һәм 10 мең квадрат метрдан артык мәйданда 80 мең күпьеллык чәчәк утырткан.

Барлык пресс-релизлар