Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2024, 09:02

Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар әзерлиләр

1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Казанда 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көненә багышланган киң чаралар программасы узачак. Халык өчен фестивальләр, концертлар һәм күргәзмәләр, шулай ук диктантлар әзерләнгән.

1 ноябрьдә Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Танцуем наше» бәйрәм концерты булачак.

Икенче көнне Халыклар дуслыгы йортында теләге булган һәркем «Зур этнографик диктант» акциясендә катнаша алачак. Шәһәрлеләрне 11:00 дә көтәчәкләр. Онлайн форматта акция 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узачак.

4 ноябрьдә Кадыш торак массивының мәдәният йортында «Душа народа» фестивале була.

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концертларга тамашачыларны 5 ноябрьдә Красная Горка һәм Нагорный торак массивларының мәдәният йортларына, Ленин исемендәге «Юность» мәдәният йортында, 6 ноябрьдә – «Залесный» мәдәни үзәгендә, ә 7 ноябрьдә – «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә.

8 ноябрьдә «Московский» мәдәни үзәгендә тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшырылачак.

Күпсанлы тематик чаралар, фотоконкурслар һәм рәсем конкурслары мәдәни һәм мәгариф учреждениеләрендә, шулай ук шәһәрнең яшүсмерләр клубларында узачак. Фестивальләр үткәрү күркәм гадәткә әверелде, анда укучылар төрле халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм кухнясын тәкъдим итәләр. Ә күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм мәгариф эчтәлегенең этномәдәни өлеше булган мәктәпләр укучылары ел саен «Безнең йорт – Татарстан» фестивалендә актив катнашалар. Аның гала-концерты 4 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә була.

4 ноябрь — Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты Җиңү паркында чәчәкләр салуны оештыра. Анда яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар, ветераннар берлеге, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» вәкилләре һәм «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары катнашачак.

Шул ук көнне бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә спорт аэробикасы буенча «Көзге яфрак коелу» хәйрия турниры узачак, анда «Ракета» ФСО-дан алты яшьтән 18 яшькә кадәрге спортчылар катнашачак.

Ә 8—10 ноябрьдә «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе узачак.
Барлык пресс-релизлар