Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.11.2025, 09:39

Бу елны Казан урамнарына 5,5 мең яктырткыч куелган

Бу елны шәһәр урамнарына һәм Казан ишегалларына 5,5 мең яктырткыч куелган. «Безнең ишегалды» программасы нигезендә йорт яны территорияләрендә 4 меңнән артык яктырткыч урнаштырылган. Юл эшләрен башкару вакытында моңа кадәр бөтенләй булмаган 35 участокта яктырткыч җайланмалар барлыкка килгән. Шул исәптән Җиңү проспектындагы 124 нче йорттан Сахаров урамына кадәрге тротуар, Әки бистәсеннән Белянкинога кадәрге юл, Евгений Шварц урамындагы юл, Ямашев проспектындагы 49 нчы йорттан 63 нче йортка кадәрге тротуар яктыртылган. Бу участокларда 400 ләп терәк һәм энергияне сак тота торган 570 якты диодлы яктырткычлар урнаштырылган.

Программаны гамәлгә ашыру нигезендә Казанның 34 торак массивында энергияне сак тота торган 40 миллион сумлык 900 якты диодлы яктырткычлар урнаштырылган. Константиновка бистәсендәге Полевая, Строитель, Садовая, Дачная, Амур урамнарында, Вишневка бистәсендәге Тамчы, Луговая, Усадебная, Акчарлак урамнарында, Колсәет бистәсендәге Зеленая, Чулпан, Ромашкалы, Казансу урамнарында һәм башкаларында моңа кадәр яктырткычлар бөтенләй булмаган яки өлешчә генә булган.

Әлеге программаны гамәлгә ашыру барышында 2018 елдан башлап шәһәрнең торак массивларындагы 300 урамда энергияне сак тота торган 10 меңнән артык яктырткыч куелган.

Хәзерге вакытта Казанда яктырткычларның гомуми саны 180 мең тирәсе дип исәпләнә.

Барлык пресс-релизлар