В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2025 ел нәтиҗәләре буенча ПЖКХ идарәче компаниясе миллионнан артык халкы булган 16 шәһәрнең төбәк операторлары арасында калдыклар белән эш итү өлкәсен үтә күренмәле, контрольдә тотыла торган һәм нәтиҗәле итү өчен билгеләнгән цифрлы платформа – УТКО ФГИС федераль мониторингы мәгълүматлары нигезендә 3 нче урынны алды.
Фотофиксация һәм калдыкларны чыгару вакыты күрсәтелгән мәгълүматлар белән шәһәр халкы да таныша ала. Теләгән һәр кеше ПЖКХ идарәче компаниясе сайтында үз мәйданчыгының адресын кертә һәм калдыкның соңгы тапкыр кайчан һәм ничек чыгарылуын карый ала. Бер ел эчендә порталдагы мәгълүматлар белән, 104 мөрәҗәгать калдырып, 200 мең кеше танышкан. Предприятие халыкның сорауларын һәм мөрәҗәгатьләрен шулай ук үз телеграм-каналында кабул итә.
Предприятиенең нәтиҗәле эшләвен шәһәр халкыннан алынган шикаятьләрнең шактый кимүе дәлилли – шикаятьләр саны 70 процентка кимегән. 2024 елда ПЖКХ идарәче компаниясе адресына 4560 мөрәҗәгать юлланган булса, 2025 елда аларның саны нибары 1 436 гына. Гыйнвар аенда кар күп яуган вакытта көндәлек биремнәрне үтәү күләме нибары 4 процентка кимегән.
2025 елда каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча көндәлек биремнәрне үтәүнең көндәлек проценты 98-99 процентка җиткән, бу алдагы ике ел күрсәткеченнән 5 процентка югарырак сан.
Узган ел контейнер мәйданчыкларыннан барлыгы 8,2 миллион кубометр калдык чыгарылган. Бу 2024 елга караганда 10 процентка күбрәк күрсәткеч.
Линиягә көн саен ике смена буенча 97–120 берәмлек чүп ташу машинасы чыга, аларда 120 машина йөртүче һәм 170 йөк ташучы эшли.
2025 елда ПЖКХ идарәче компаниясе автопаркы линиядә эшләү өчен 7 чүп ташу машинасы һәм 2 бульдозер белән тулыланган. Хәзер анда 208 транспорт чарасы һәм 38 берәмлек махсус техника исәпләнә. Бу елны оешма тагын 11 чүп ташу машинасы һәм 3 берәмлек махсус техника сатып алырга ниятли.