Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2019, 07:57

15 апрельдән Казанның шәһәр хезмәтләре җәйге юлларны карап тоту режимына күчәләр

15-нче апрельдән шәһәр хезмәтләре җәйге юлларны карап тоту режимына күчәләр. Бу максатлар өчен 280 берәмлек техника җәлеп ителәчәк, аларның 220-се – ел әйләнәсендә кулланыла торган һәм сезонга бәйле рәвештә җиһазлана торган техника. Агымдагы елның мартында тагын 25 мини-трактор өстәмә сатып алынган, алар инде шәһәр тротуарларында, мәйданнарда һәм паркларда эшли башлаган. Әлеге чара юл эшчеләренә булган ихтыяҗны өлешчә капларга һәм 300 кешене алыштырырга мөмкинлек биргән.

Кышын җыелган юлларны чистартканнан соң, тотрыклы уңай һава торышы урнашу белән, подрядчы оешмалар аларны юу эшенә керешәчәк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, узган елның декабреннән башлап 213 мм явым-төшем булган, бу нормадан 69%-ка артык. Декабрь, февраль һәм март ае аеруча да карлы булды. Кар катламының калынлыгы уртача 70 см тәшкил итте, бу еллык уртача күрсәткечләрдән 25%-ка артыграк.

Узган кышта шәһәр урамнарыннан 830 мең тонна – якынча 166 мең үзбушаткыч кар чыгарылган. Казанның урам-юл челтәрен җыештыруга тәүлек саен 610 махсус техника кулланылды, катлаулы һава шартлары вакытында бу сан 750-гә җитте.

Чыгарылган карның 70%-ы алты кар эретү пунктында утильләштерелде, калган кар вакытлыча саклау өчен биш урынга чыгарылды.

Юлларны бозга каршы материаллар белән тәэмин итү өчен ком-тоз катнашмасы һәм ике фазалы юеш реагент кулланылды, алар белән транспортның иң интенсив хәрәкәтләре булган төп магистраль юллар эшкәртелде. Бүгенге көндә барлыгы 80 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган.

Барлык пресс-релизлар