В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6 нчы декабрьдә «Триумф»та сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәвәскәр спортчылар катнашында «Көчле рухлылар» бәйрәме узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Ярышлар биш спорт төре – шахмат, шашка, дартс, бочче, армспорт һәм өстәл теннисы буенча оештырыла. Инвалидлар декадасы кысаларында Казанның Физик культура һәм спорт комитеты барлыгы 12 физкультура-спорт чарасы үткәрергә планлаштыра.
Спорт учреждениеләрендә инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның тоткарлыксыз, куркынычсыз һәм уңайлы хәрәкәт итүен булдыру өчен шәһәр бюджетыннан 5 млн сум бүлеп бирелгән. Барьерсыз мохит «Авиатор», «Дулкын» спорт мәктәпләрендә, «Ак Бүре» спорткомплексында, «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсендә һәм «Ракета» олимпия резервы спорт мәктәбендә барлыкка киләчәк.
«Спорт – бердәм киңлек» проекты кысаларында һәр спорт объектында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен түләүсез ташламалы йөрү каралган. Ташламалы спорт учреждениеләре исемлеге Казанның Физик культура һәм спорт комитетының рәсми битендә урнаштырылган.
Сентябрьдән Казан спорт объектларында яңа спорт секцияләре эшли: Бокс һәм өстәл теннисы үзәге базасында менталь бозулары булган балалар өчен «Облачко» футбол командасы, «Ак Бүре» спорт комплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен йөзү буенча тагын бер төркем җыелган һәм тренажер залы эшләп килә.
Моннан тыш, Даун синдромлы балаларның «Добрыня» футбол командасы өчен «Игелекле спорт» программасы кысаларында РФ Президент грантлары фонды ярдәме белән яңа форма тегү оештырылган.