Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2019, 08:00

1 октябрьдә Казанда Өлкәннәр декадасы старт ала

1-нче октябрьдә Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы старт ала. Бу көнне Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы гомумшәһәр концерты узачак. Чарага шәһәр пенсионерлары чакырылачак, алар алдында Казан һәм республиканың сәнгать осталары һәм иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Уннарча концерт, махсус акцияләр һәм мастер-класслар декада кысаларында шәһәрнең барлык районнарындагы башка мәдәният йортларында да оештырылачак.

Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2019 елның 1-нче сентябренә Казанда картлык буенча пенсия алучы 326 меңнән артык граждан (326088) яши – бу шәһәр халкының чиреген тәшкил итә. 42500-дән артык (42570) кеше 80 яшьлек чиген узды. Быел 69 казанлыга 100 һәм аннан да күбрәк яшь тула, алар арасында 60 хатын-кыз һәм 9 ир-ат бар.

Ункөнлек кысаларында Казанның сәламәтлек саклау оешмаларының табиб-белгечләре ятып авыручы, ялгыз, өлкән яшьтәге авыруларның өйләренә киләчәкләр. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә барлыгы 1516 ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кеше исәптә тора. Сәламәтлек үзәкләре базасында (7, 8, 10-нчы номерлы шәһәр сырхауханәләре; 2, 12, 16, 18-нче номерлы шәһәр хастаханәләре) өлкәннәрне медицина белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча Ачык ишекләр көннәре узачак.

Казанның барлык районнарында да өлкәннәргә матди, социаль-көнкүреш, психологик һәм башка төрле ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр узачак. 1-10-нчы октябрь көннәрендә пенсионерлар өчен берничә чәчтарашханә, аяк киемнәрен ремонтлау остаханәсе һәм шәһәр мунчалары бушлай эшләячәк. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең тулы исемлеге һәм оешмаларның эш графигы Казан Мэриясе сайтында урнаштырылачак.

Декада кысаларында пенсионерлар өчен йөзү, футбол, бильярд буенча спорт ярышларының тулы бер сериясе планлаштырылган. Шәһәрнең барлык сәнгать мәктәпләрендә бәйрәм концертлары узачак, ә белем бирү учреждениеләрендә ветераннар белән иҗади очрашулар һәм чәй эчү оештырылачак.

Шәһәр музейлары зур мәдәни программа әзерләгән. 1-10-нчы октябрь көннәрендә өлкәннәр өчен барлык муниципаль музейларга керү ирекле. ТР Милли музее өлкәннәр өчен «Язмышның искиткеч мизгелләре» махсус программасын әзерләде, аның кысаларында тематик экскурсияләр, музыкаль лекцияләр, мастер-класслар, шулай ук театральләштерелгән костюмлы акцияләр планлаштырылган. 1-нче октябрьдә пенсия таныклыгын күрсәтеп, барлык пенсионерлар да Казан зооботаника бакчасына бушлай йөри алачак.

1-нче октябрьдә шулай ук «Игелекле Казан» проекты кысаларында «Җитлеккән матурлык подиумы» мода күрсәтүендә катнашу өчен пенсионерлардан гаризалар кабул итү башлана. Дефиледа катнашудан тыш, 30 өлкән яшьтәге модель стиль буенча бушлай мастер-класслар, дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше принциплары турында проект партнерларыннан һәм дусларыннан белем бирү программалары алачак. Проектта катнашу шартлары турында түбәндәге телефон аша белергә була: 239-26-36.

Барлык пресс-релизлар