Фото: Марат Мөгыйнов
Казанда узган тәүлектә күпфатирлы йортларның 185 түбәсен кардан һәм боздан чистартканнар. Шәһәрдә барлыгы 2 мең 90 иңкү түбә исәпләнә, бүгенгә аларның 1 мең 349ы тәртипкә китерелгән. Эшләрнең гомуми планнан 65% ы үтәлгән.
Иң күп түбәләрне Совет районында чистарттылар – 75. Киров һәм Мәскәү районнарында – 64, Вахитов һәм Идел буе районнарында 29 түбә тәртипкә китерелде. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында тагын 17 түбә чистартылган.
Бу эшләр белән беррәттән, йорт яны территорияләрен чистарту дәвам итә. 4 мең 177 ишегалдының 3 мең 976сында кар җыелган, бу гомуми күләмнең 95% ын тәшкил итә. Тәүлек эчендә ишегалларын чистартуга 1 мең 333 урам җыештыручысы һәм 191 берәмлек махсус техника чыкты.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан гыйнвар ахырында һәм февральдә шәһәргә ишелгән моңарчы күрелмәгән кар яву нәтиҗәләрен бетерүне
дәвам итә . Шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, торакчылар мөмкинлекләреннән чыгып эшлиләр. Февраль башыннан бирле шәһәр ишегалларыннан 18 мең тонна кар чыгарылган, ә күпфатирлы йортларның түбәләрендә 500дән артык альпинист эшли – бу узган ел белән чагыштырганда сигез тапкыр күбрәк.