В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – арт-дартс, спорт ярышлары, аквагрим буенча мастер-класс һәм башкалар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). 5-нче июньдә «Әкият» курчак театры каршында «SOS балалар авыллары» хәйрия фонды һәм Президент грантлары фонды оештырган гаилә бәйрәме узачак. Казанлылар өчен төрле программа әзерләнгән.
Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә теләге булган һәркем арт-дартс уйный, гаилә ярышларында чыгыш ясый, шулай ук аквагрим, фотога төшерү, беләзекләр ясау буенча мастер-класслар уза алачак. Монда ук гаилә гербын ясарга һәм флешмобта катнашырга мөмкин булачак.
Керү ирекле. Чара 10:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.