Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Социаль сәясәт идарәсе

Смирнова Ирина Петровна
Социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе
420111, Казан шәһәре, Баумана ур., 38/17
+7 843 223 19 00

2022 елның 10 октябрендә Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты структурасында (социаль өлкә бүлекчәләренең координация һәм үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге базасында) Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппаратының Социаль сәясәт идарәсе булдырылды. Социаль сәясәт идарәсе эшчәнлеге өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының барлык хезмәтләре һәм бүлекчәләренең эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итү идарә эшчәнлегенең төп максаты булып тора.

 

Халыкны кабул итү графигы:

Дүшәмбедән җомгага кадәр 09.00-18.00 вакыт аралыгында,

төшке аш вакыты – 12.00-13.00.

Адресы: 420111, Казан шәһәре, Бауман урамы, 38/17 йорт,

Телефон: +7(843)223-19-00.


  • Идарә турында тулырак мәгълүмат

    • Идарәнең бурычлары:

      – наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең, аларның прекурсорларының законсыз әйләнешенә һәм таратылуына каршы торуга, аларны тиешсез максатларда куллануны кисәтүгә караган, профилактик исәптә торучы балигъ булмаган балаларның, шул исәптән ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, шулай ук эшкә сәләтсез һәм эшкә сәләте чикле балигъ булган гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле мәсьәләләрне карап тикшерү, тиешле тәкъдимнәр эшләү;

      - наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең, аларның прекурсорларының законсыз әйләнешенә һәм таратылуына каршы торуга, аларны тиешсез максатларда куллануны кисәтүгә караган, профилактик исәптә торучы балигъ булмаган балаларның, шул исәптән ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, эшкә сәләтсез һәм эшкә сәләте чикле балигъ булган гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы планнарны, аерым чараларны гамәлгә ашыру барышын анализлау;

      – наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең, аларның прекурсорларының законсыз әйләнешенә һәм таратылуына каршы торуга, аларны тиешсез максатларда куллануны кисәтүгә караган, профилактик исәптә торучы балигъ булмаган балаларның, шул исәптән ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, эшкә сәләтсез һәм эшкә сәләте чикле балигъ булган гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле мәсьәләләр буенча Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар эшчәнлеген координацияләү;

      – Идарә компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча органнар һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү;

      – мәгълүмат җыю һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнарына хисап бирү буенча шәһәрнең опека һәм попечительлек бүлекләре эшчәнлеген координацияләүдә опека һәм попечительлек вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда катнашуны тәэмин итү;

      – балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Казан шәһәре районнары комиссияләре эшчәнлеген координацияләү һәм законда билгеләнгән тәртиптә әлеге юнәлеш буенча контроль чаралар уздыру;

      – наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең, аларның прекурсорларының законсыз әйләнешенә һәм таратылуына каршы тору, аларны тиешсез максатларда куллануны кисәтү чараларын эшләү һәм гамәлгә ашыруда катнашу;

      – эшкә сәләтсез яки эшкә сәләте чикле гражданнарның мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә суд органнарында тәкъдим итү;

      – Идарә компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча норматив хокукый актлар эшләүдә катнашу.