В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге чара Казан белән бергә дөньяның алты илендә узачак
«Иске шәһәр» префектурасында Халыкара «Shnit Worldwide Shortfilmfestival» кыска метражлы фильмнар фестивале узачак. Ул ике программага - дөньяның алты илендә (Швейцария, Аргентина, Гонконг, Мисыр, Коста-Рика һәм Көньяк Африка Республикасы) күрсәтеләчәк Worldwide Competition төренә һәм Россиядә генә күрсәтеләчәк төсле дүрт блокка бүленәчәк.
23.10 DRAMATIC GREEN Халыкара конкурсы.
Shnit Worldwide Shortfilmfestival - 2021 халыкара конкурсының DRAMATIC GREEN блогына төрле жанрларда һәм стильләрдә төшерелгән кыска метражлы фильмнар: йортсыз кыз турында кеше супергероикасы (Джеффри Улот), картаючы тореадор (Катарина Лилквист) турында курчак мультфильмы, килешү принцибын бозу турында гади тарих (Кристина Гросан) һәм башка эчтәлектәге фильмнар керә.
24.10 HEAVY ORANGE Халыкара конкурсы.
Shnit Worldwide Shortfilmfestival - 2021 халыкара конкурсының HEAVY ORANGE блогына төрле жанрларда һәм стильләрдә төшерелгән кыска метражлы фильмнар: монда Франциядән спекулятив ромком (Тед Харди-Кернек), картаючы тореадор (Катарина Лилквист) турында курчак мультфильмы да, шәһәрләр бунты турында компьютер анимациясе дә (Готфрид Ментор) һәм башка эчтәлектәге фильмнар керә.
27.10 SUNNY BLUE Халыкара конкурсы
Shnit Worldwide Shortfilmfestival - 2021 халыкара конкурсының SUNNY BLUE блогына төрле жанрларда һәм стильләрдә төшерелгән кыска метражлы фильмнар: өйдә көч куллану турында тулы драма (Андреас Кесслер), вакытын уздыра алмаучы китапханәче турында скетч (Франческа Катала), «Оскар» номинациясенә тәкъдим ителгән төрмәдә язышу турында трагикомедия (Эльвира Линд) һәм башка эчтәлектәге фильмнар керә.
28.10 MIDNIGHT YELLOW Халыкара конкурсы.
Shnit Worldwide Shortfilmfestival - 2021 халыкара конкурсының MIDNIGHT YELLOW блогына төрле жанрларда һәм стильләрдә төшерелгән кыска метражлы фильмнар: «Сезар» номинациясенә тәкъдим ителгән фәнни фантастика (Лоик Барше), яшь акушер турында драма (Жюльетт Дени), хыялда тудырган дус турында комедия жанрындагы скетч (Виктория Вармердам) һәм башка эчтәлектәге фильмнар керә.
Кинолар 23 октябрьдән башлап 28 октябрьгә кадәр «Смена» заманча мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.